Центральная библиотека им. Г. Тукая

Космоска сәяхәт

     Бүген Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Бөтендөнья космос атналыгы уңаеннан «Космоска сәяхәт» исеме астында фотокүргәзмә оештырылды. Бөтендөнья космос атналыгы – ул космик киңлекләне өйрәнү мәсьәләләренә багышланган ел саен үткәрелә торган зур чара.
     50 ел элек, 1969 елның 16 июлендә, Кеннеди исемендәге галәм үзәгеннән (АКШ) Айга таба астронавтлар Нил Армстронг, Майкл Коллинз һәм Эдвин Олдрин утырган «Аполлон-11» корабы кузгалып китә. 20 июль көнне экипаж командиры Н. Армстронг дөньяда беренче булып Җирнең табигый иярчене өслегенә аяк баса. «Аполлон-11» экипажы Ай өслегенә АКШ байрагы һәм фәнни җиһазлар урнаштыра, иярчен өслегенең күп санлы фотосурәтләрен ясый һәм Җиргә туфрак үрнәкләрен алып кайта. Әлеге материаллар бүгенгәчә астрономия фәне өчен бәяләп бетергесез мәгълүмат чыганагы булып тора.
     Бу истәлекле датаны искә алып, 2019 елда исә космос атналыгының темасы «Ай: йолдызларга юл» дип атала. Күргәзмәгә Айга очуны максат итеп куйган «Аполлон» программасында катнашкан астронавтлар тарафыннан төшерелгән фотосурәтләр алынды.
     Китапханәбезгә үзегезне космоска сәяхәт кылган кебек хис итәргә чакырабыз. Әлеге чарада, шулай ук, фотозона эшли, космик музыка яңгырый. Фильм карап, космоска багышланган фотоларны һәм китапларны манзара кылып, космик атмосферада каһвә эчеп ял итәргә килегез!