Центральная библиотека им. Г. Тукая

Юк гомернең чикләре

     Безнең төбәгебез, шәһәребез мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән татар язучысы, шагыйрь һәм журналист Рахмай Хисмәтуллинга бүген, 25 сентябрьдә, 85 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан аның турында истәлекләр белән бүлешеп, «Юк гомернең чикләре» дип аталган әдәби минутларны «Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубы әгъзаларына бүләк иттек. Шулай ук, сезнең игътибарыгызга Рахмай Хисмәтуллинның шигырьләрен китапханәчеләр укуында тәкъдим итәбез.