Центральная библиотека им. Г. Тукая

Йөрәктән-йөрәккә

Урамда салкын көз хакимлек итә. Ә безнең китапханәбездә олы буын вәкилләре бер-берсенә үзләренең йөрәк җылысын, җырларын,  шигырьләрен бүләк итәргә, күңел ачарга җыелдылар.

      Йөрәк бит ул, яшәү көче,

Йөрәк – гомер сәгате.

    Бүгенге әдәби-музыкаль кичәбез Бөтендөнья йөрәк көненә багышланып «Йөрәктән-йөрәккә» дип аталды. Очрашу барышында йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмас өчен, үзеңне ничек тотарга, ничек тукланырга, гомумән, дөрес яшәү рәвеше алып барырга киңәшләр бирелде, күргәзмә әзерләнде. Кичәбездә “Кама таңнары”әдәби берләшмәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Рифкать Имаев катнашып, үзенең шигъри тәлгәшләрен бүләк итте.  Йөрәктән чыккан җырлар, мәгънәле шигырьләр, дәртле биюләр, берсеннән-берсе кызыклы уеннар белән аралашып барган кичә һәркемнең  күңелендә җылы тәэсир калдырды.