Центральная библиотека им. Г. Тукая

Галиҗәнап эзтабар язучы

    Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә атаклы эзтабар әдип, киң колачлы иҗатчы, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бәйгесенең Гран-при иясе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты Шамил  Рәкыйповның 90 еллыгына багышланган күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә «Кызлар-йолдызлар», «Таңнар һаман матурмы?», «Кайда син, Жан?», «Йолдызлы төннәр», «Кипарислар җыры», «Геройлар үлмиләр», «О чем грустят кипарисы» китаплары урын алды.

     Шамил Рәкыйпов, язучы буларак, укучыларга сәнгатьчә эшләнгән документаль проза әсәрләре белән киңрәк билгеле.Аның әсәрләре документаль очерк, хикәя һәм повестьларның барысын да үзәк бер тема – Бөек Ватан сугышы һәм аның үлемсез каһарманнары темасы берләштерә.

  Шамил Рәкыйпов иҗаты кызыксындырган укучыларны китапханәдә көтеп калабыз.