Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җан дәвасы – шигырьдә

     Бүген, 17 сентябрьдә, Татарстан Республикасының атказанган табибы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Марс Хафизовның туган көне. Шул уңайдан китапханәбездә «Җан дәвасы – шигырьдә» дип аталган китап һәм виртуаль күргәзмәләр  оештырылды. Китап укучыларыбызны якташ шагыйребезнең иҗаты белән танышырга чакырабыз!

     Әдипнең 1997 елдан башлап тугыз шигырьләр һәм җырлар китаплары дөнья күргән: «Яраларны юа мәхәббәт», «Мин ярата беләм», «Гомерне яңадан башласам», «Бер елмаюың җитә», «Гомерлеккә сайлаган яр», «Айлардан сәйлән», «Бергә чакның кадерен белик», «Татарстан кошлары», «Көйгә салдым тургай сайрауларын», «Күңел тынычлыгы телим».

     Марс Хафизов иҗаты халыкка аңлаешлы, күңелгә ята торган. Ул – мәхәббәт җырчысы. Аның шигырьләренә күп композиторлар көйләр язган: Илһам Хисмәтуллин, Зөфәр Хәйретдинов, Илһам Байтирәк, Альфред Якшембетов, Луиза Батыр-Болгари, Рамил Әсхәдуллин, Рәфкать Урманов, Мөхтәр Минһаҗев, Илһам Ситдыйков һ.б. Салават Фәтхетдинов, Зөфәр Хәйретдинов, Айдар Галимов, Илһам Хисмәтуллин, Гүзәл Уразова, Иркә, Зөлфия Минһаҗева һ.б. җырчылар аның җырларын үзләренең сәхнә репертуарларында башкаралар. Гүзәл Уразова «Язмыш йомгак сүтә» һәм Айдар Галимов «Мин авыл баласы» исемле җырлары белән «Алтын Барс»ка лаек булганнар.

     2013нче елда җырчы Алинә Давыдова башкаруында Рамил Әсхәдуллин көенә «Соңлама» исемле җыр авторы буларак, «Болгар радиосы» милли музыка премиясе лауреаты исемен яулаган.