Центральная библиотека им. Г. Тукая

Туган яктан илһам алып

     Көзге яфраклар белән җир өсте бизәлеп, һавада пәрәвезләр очып күңелнең ниндидер бер ашкынулы көннәрендә «Әдәбият корабы» Тоба авылы өлкәннәре белән очрашуга юл тотты. Көзге кояш нурлары җылысына төренеп, ачык һавада, әдәби аланда, шигърият сөюче авыл халкы кунакларны бик җылы кабул итте. «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучылары Рәсимә Нәбиуллина, Никифор Тукмачев, Фәнүзә Сабирова шигырьләре, гармун, баян көйләре белән үрелеп барган кичә шигъри җанлы өлкәннәребезнең йөрәкләренә ял, тәннәренә сихәт, күңелләренә нур өстәде. Җыр дулкыннары кочагында тирбәлеп узган очрашу сизелми дә ахырына якынлашты. Уттай урак өстендә вакыт табып ял итәргә килгән авыл халкы, бик рәхмәтле булып, тагын очрашуларга чакырып калды.