Центральная библиотека им. Г. Тукая

Театр. Вакыт. Без

     Китапханәдә "Кунакчыл Түбән Кама" проекты кысаларында узучы "Театр.Вакыт.Без" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Үз тормышыңны читкә куеп, башка кеше язмышын уйнау авырмы, артист нинди уй-кичерешләр кочагында яши, гомумән, нәрсә ул театр дигән сорауларга Яр Чаллы драма театры артистлары Татарстаннның атказанган артисты Әскәров Илфат Мансур улы,Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Чулпан Садыйкова-Казанлы, Татарстанның атказанган артисткасы Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Энҗе Шиһапова җавап бирделәр. Үз репертуаларында булган әсәрләрдән өзекләр куйдылар. Бер мизгелдә китапханә сәхнәсе театр сәхнәсенә әйләнде. Җырчы-композитор Илшат Хәбибуллин җырлары исә чарага тагын да күңел күтәренкелеге өстәде.
Тамашачы сорауларына җавап алып, очрашу барышында рәхәтләнеп бер көлде, моңайды, уйларына чумды. Тирән фикергә һәм үзенә күп мәгълүмат сыйдырган әдәби-музыкаль кичәбез бик җылы дулкында үтте.