Центральная библиотека им. Г. Тукая

Үз муллыгы белән көзләр килә

Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне күреп
Ил картлары шатлана.
Муллык белән җиргә килә көзләр,
Көзге муллык кыла тантана.
Бакчадагы тулып пешкән җимешләре, кырдагы мул уңышлы игеннәре белән кешеләрне сөендереп, җиргә алтын көз аяк басты. Көзнең алтынлыгы, аның байлыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.
Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре уку һәм ял паркында «Яшьлегем чишмәләре» клубына йөрүче олы буын вәкилләре өчен «Үз муллыгы белән көзләр килә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Чарада көзгә кагылышлы сынамышлар, табышмаклар искә төшерелде, шигырьләр, җырлар, күңелле уеннар – барысы да иң матур ел фасылларының берсе – көз турында булды. Кичәбезгә «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Мирзанур Шәймурзин үзенең шигырьләрен укып тагын да ямь өстәде.
Шәһәрдәшләребез бөтен тормыш мәшәкатьләрен, кайгыларын онытып рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, җыр-моң дулкыннарында тирбәлде.