Центральная библиотека им. Г. Тукая

Күңел кыллары

Тылсымлы дөнья. Күңел тулы иҗади хисләр белән Гөлчирә Ибәтуллина әлеге дөньяга “Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләрне алып кереп китте. Әйе, кыска гына вакыт аралыгында сугыш хатирәләрен искә алып күзләр яшьләнде. Яшьлек елларының керсез матур сукмакларында адашып, әти-әни назын тоеп, табигать кочагында хозурланып узган очрашу ял итүчеләргә дәва бирде.”Талир тәңкә” ансамле солисты Кәүсәр Камалиев башкаруындагы җырлар исә, әдәби кичәбезне тагын да тулыландырып, баетты.

   Кичә ахырында, ял итүчеләр тарафыннан әйтелгән җылы, матур сүзләр, алдагы очрашуларга тагын да рухландырды.Димәк, китапханәчеләр башкарган хезмәт юкка булмаган.