Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бәхетемне синдә таптым, Түбән Кама

     30 август – Татарстан Республикасы көне һәм Түбән Камада Шәһәр көне. Бу рәсми ял булуга карамастан, Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан «Бәхетемне синдә таптым, Түбән Кама» дип исемләнгән әдәби фестиваль оештырылып, төрледән-төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар үткәрелде. Сәхнәдә «Леса – величайшие источники здоровья и вдохновения» конкурсында һәм «Самая древняя книга Таткнигоиздата в моей семье» дип аталган акциядә җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү булды. Парктта ял итүчеләр мастер-классларда, әдәби викториналарда, квест-уеннарда һәм төрле интеллектуаль уеннарда да бик теләп катнаштылар. Кунаклар, парктагы китап һәм фотокүргәзмәләр белән танышып, махсус әзерләнгән фотозонада истәлеккә фотога төштеләр.