Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җанга якын туган җирем

Татарстан – туган илем, 
Минем газиз Ватаным. 
Кайда гына булсам да мин, 
Сине сангынып кайтамын.

       Халкыбыз Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көнен билгеләп үтәргә әзерләнә. 
«Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубы әгъзалары «Җанга якын туган җирем» дип аталган әдәби-музыкаль кичәгә җыелды. Кичәдә туган җир, туган як, яраткан шәһәребез – Түбән Кама турында шигырьләр, җырлар яңгырады. Өлкән буын вәкилләре белән очрашуга «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе шагыйрәләре Рәсимә Нәбиуллина, Фәнүзә Сабирова һәм Анастасия Усачева килде. Алар үзләренең иҗат җимешләрен  шигырьләрен укыдылар. Бигрәк тә Анастасия Усачеваның Түбән Камага багышлап язган җырларын алкышларга күмделәр. 
      Бүгенге очрашуга килгән һәркем рухи азык алып, рәхәтләнеп ял итте һәм күңел ачты.