Центральная библиотека им. Г. Тукая

Татарстан – уртак йортыбыз

       «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә «Татарстан – уртак йортыбыз» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды. «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучысы Фәнүзә Сабирова туган як гүзәллегенә, байлыгына, матурлыгына багышлаган шигырьләрен укыды. Әни турындагы шигырьләре күңелне җылытса, әтиләргә багышланган шигъри юллар балачак хатирәләрен яңартып, узган гомер юлына алып кайтты. Татарстанда урнашкан шәһәрләребезне серле табышмаклар аша искә төшереп, «Татар халык мәкальләрен дәвам ит!» бәйгесендә катнашып, эш коралларына карата булган әдәби табышмакларга җавап эзләп, Мария ханым Сәетованың җыр дулкыннарында тирбәлеп барган очрашу бик күңелле үтте. «Бәхет биргән җирем – Татарстан» китап күргәзмәсе исә әдәби кичәбезне тагын да тулыландырды. Ихлас күңелдән уздырылган әдәби-музыкаль кичә йөрәкләргә бик тирән уелып кереп, әле бик озак «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләрнең күңелләренә шифа иңдерер.