Центральная библиотека им. Г. Тукая

Туган илнең батыр улллары

   25нче августта  халкыбыз легендар шагыйрь М.Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алып хәтерләрендә яңарта.11 җәлилченең иң авыр чакларда да югалып калмаулары  бик күпләрне сокландыра.Һәркайсы әсирлектә дә искиткеч көчле шәхесләр булып калганнар.Аларның илебез өчен зур сыналыш чорында Ватанга тугры калуы сугыштан соңгы, бүгенге  һәм киләчәк буыннар өчен патриотлык  үрнәге булып тора.