Центральная библиотека им. Г. Тукая

Хәтер трамвае

   75 ел элек, 1944 елның 25 августында, 11 татар егете, Ватаннарын яклап-саклап, палач балтасы астына башларын салдылар. Төрмә рухание алар хакында: «Татарлар елмаеп үлделәр», − дип  язып калдырган. Курку белмәс лачын йөрәкле егетләребезнең батырлыгын яшь буынга җиткерү, тарихыбызны өлкән буын юлчы шәһәрдәшләребез белән искә төшерү максатыннан Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә, шәһәр электр челтәре транспорты белән берлектә, «Хәтер трамвае»нда әдәби очрашу уздырды. Җәлилчеләрнең батырлыгы турында мәгълүмат алып, Гөлфинә Исмәгыйлева укуында М.Җәлил шигырьләрен, «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучыларының иҗат гөлләрен тыңлап, викторина, әдәби табышмак сорауларына җавап эзләп, махсус бүләкләргә ия булып, «Хәтер трамвае»нда оештырылган әдәби очрашу бик тә мавыктыргыч, кызыклы узды