Центральная библиотека им. Г. Тукая

Россия флагы – безнең горурлыгыбыз

    22 август  илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында» Указы нигезендә гамәлгә куелган. Шул уңайдан шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге үзәк   китапханәсендә «Россия флагы – безнең горурлыгыбыз» дип аталган күргәзмә эшләнде. Россия флагының өч төсе – Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.

Дәүләт флагы көне – үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм.