Центральная библиотека им. Г. Тукая

Театр – ул тормыш. Театр – ул яшәеш...

      Барыбызга да билгеле булганча, 2019 ел Россиядә Театр елы буларак игълан ителде. Шул уңайдан китапханәбездә даими рәвештә төрле чаралар үткәрелә. «Театралиада» проекты кысаларында, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Театр – ул тормыш. Театр – ул яшәеш...» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә әзерләнде. Китап укучыларыбызга Казанда эшләп килүче «Болакта» яшьләр театрының иҗаты, эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат бирелде. Күргәзмәгә куелган материаллар яшьләрдә зур кызыксыну уятты.