Центральная библиотека им. Г. Тукая

Җанда − иҗат ялкыны

     «Әдәбият корабы» проекты кысаларында, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучылары белән, «Җанда − иҗат ялкыны» дип исемләнгән шигърият бәйрәмен уздыру максатыннан, Болгар авылы чишмә буена юлга кузгалды. Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов чишмә буенда корбан итеннән әзерләнгән пылау, татлы ризыклар белән тулы өстәл янында кунакларны зурлап каршы алды. Очрашу Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов чыгышы белән башланып китте. Һава торышының шактый салкын булуына карамастан, «Кама таңнары» әдәби берләшмә язучыларының иҗатлары белән таныштырып, шигърият дулкыннарында тирбәлеп узган бәйрәм күңелләрне җылытты. Язмышның кырыс җилләренә каршы торырлык көч, сынауларны узарлык сабырлык һәм шигърияттән җанга рухи азык алып, әдәби чара бик матур узды.