Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бер җылы сүз әйт кешегә...

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре Түбән Кама аксакаллар шурасы җитәкчесе Васил Камалов һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзалары белән Татарстан Язучылар берлеге язучысы Хатыйп Касыйм каберен зиярат кылды. Язучының иҗаты, тормышы, шигырьләре искә төшерелде. Аның һәм тормыш иптәше Гөлсинә ханым рухына дога кылып, үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белеп яшәргә иде дигән теләктә, Хатыйп Касыймның
«Бер җылы сүз әйт кешегә,
Җылынып китәр дөнья...» − дигән шигъри юлларына төренеп кайтыр юлга кузгалдылар.