Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бер яшьлектә, бер картлыкта

Бүген, 14нче август көнне, урамда салкын һава торышы булуга карамастан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә эшләп килүче «Яшьлегем   чишмәләре» аралашу клубы әгъзалары янәдән очрашты. «Бер яшьлектә, бер картлыкта» дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә, үткәннәрен яңартып, яшьлек хатирәләрен искә төшерделәр, яшь чактагы кебек, җырлап-биеп, вакытларын кызыклы итеп үткәрделәр. Кичәдә халкыбыз тарафыннан яратып башкарылучы «Яшь  гомер бер узгач», «Яшәү  яме», «Картаямыни соң йөрәк?», «Кайда сез, яшьлек елларым?» һәм башка җырлар яңгырады, шагыйрь Рәис Сафин, шәһәребездә яшәп иҗат итүче Анастасия Усачева, Рәфыйк Әхмәдиевләрнең шигырьләре укылды. Олы буын вәкилләре рәхәтләнеп ял итеп, күтәренке рухта таралыштылар.