Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гасырлар авазына колак салып...

     Шәһәребез китапханәләрендә Татарстан китап нәшрятының 100 еллыгына багышланган акция бара. «Минем гаиләдә Татарстан китап нәшриятының иң борынгы китабы» дип аталган бу чарада катнашу өчен, гаилә китапханәсендә сакланган иң борынгы китап белән үзегезне һәм аның басылып чыгу елы, нәшрияты язылган титул битен фотога төшереп, Nk.Mo@tatar.ru почтасына юлларга кирәк.

     Шул уңайдан, акциягә кушылып, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә фондта сакланган Татарстан китап нәшриятының борынгы китапларыннан «Гасырлар авазына колак салып...» күргәзмәсен тәкъдим итә. Биредә күренекле татар язучылары Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил һәм башка XX йөздә иҗат иткән татар әдипләренең татар һәм рус телләрендә басылган китаплары белән таныша аласыз.