Дуслык белән көчле без
30 июль - Халыкара дуслык көне буларак билгеләнә. Дуслык - теләсә нинди байлыктан, алтын-мәрҗәннән кыйммәтрәк. Аны бизмәнгә салып үлчәп булмый. Ул еллар дәвамында сынала. Янәшәңдә якын дусларың булганда, кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, җиңеп булмастай кыенлыклар да артта кала.
Бүген Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә эшләп килүче “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубына йөреп, дуслашып беткән олы буын вәкилләре ”Дуслык белән көчле без “ дип аталган әдәби-музыкаль кичәбезгә килеп аралаштылар, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр.Уен-көлке, җыр-бию белән аралашып барган очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде.