Центральная библиотека им. Г. Тукая

Һөнәрләр иленә сәяхәт

Бүген Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында үзәк китапханәдә эшләп килүче «Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубына йөрүчеләрнең тагын бер очрашуы булды.Әдәби-музыкаль кичә «Һөнәрләр иленә сәяхәт»дигән темага багышланган иде.Олы буын вәкилләре арасында да төрле һөнәр ияләре бар.Бүген лаеклы ялда булып, гомер буе яратып башкарган хезмәтләре турында сөйләштек, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, татар әдипләренең төрле һөнәр ияләре турында язылган әсәрләрен, җырларны искә төшердек. Шәһәрдәшләребез чарада катнашып рәхәтләнеп күңел ачтылар, белгәннәрен искә төшерделәр.