Центральная библиотека им. Г. Тукая

Тарихың зур, юлың ерак, галиҗәнап татар китабы...

Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы һәм Театр елына багышлап, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Тарихың зур, юлың ерак, галиҗәнап татар китабы...» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәдә татар драматургиясе тарихын чагылдырган китаплар һәм  бик күп пьесалар урын алды.

Күпсанлы китаплар аша укучы күңеленә илһам салган, туган телебезне сакларга һәм үстерергә омтылган Татарстан китап нәшрияты быел 100 еллыгын билгеләп үтә. Шушы уңайдан китапханәбез төрле чаралар үткәрүне максат итеп куйды. Бу хакта аерым хәбәр итәрбез – яңалыкларыбызны күзәтеп барыгыз. Кадерле укучыларыбыз, безнең ишекләр һәрвакыт сезнең өчен ачык! Һәрдаим безнең белән бергә булыгыз!