Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гаилә – бәхет ачкычы

Бу атнада шәһәребездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бик күп чаралар узды. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә эшләп килүче «Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубына йөрүче олы буын вәкилләре белән берлектә «Гаилә – бәхет ачкычы» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәмдә гаиләгә кагылышлы төрле сорауларга җаваплар таптылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, киңәшләр бирделәр. Очрашу күңелле уеннар, җыр-моң, биюләр белән аралашып барды. 
Клуб әгъзалары белән бергә паркта ял итүче шәһәрдәшләребез дә рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар, җан азыгы алдылар.