Центральная библиотека им. Г. Тукая

Гаилә - гомер бишегем.

9нчы июль көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре шәһәребезнең «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, «Гаилә – гомер бишегем» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Ял итүчеләр өчен «Гаилә – тормыш терәге» дигән баш астында китап күргәзмәсе әзерләнде. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә Рәсимә Нәбиуллина үзенең иҗат җимешләре – шигырьләрен бүләк итте. Валентина Капкачева, Мария Сәетова башкаруындагы җырларны тыңлап, тамашачылар моң дулкыннарында тирбәлделәр. Үзәктә сихәт алучылар тәннәренә генә түгел, җаннарына да рухи ял алдылар.