Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Театр. Тормыш. Вакыт..."

...Яктылыкка, нурга илтә

Һәммәбезне театр.

Театрга бармый калма!

Сине, мине, һәркемне ул

Көлдерер вә елатыр...

 

Р.Гатауллин

 

“Театралиада 2019” проекты кысаларында Г.Тукай ис.үзәк китапханәдә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына багышланган  “Театр. Тормыш. Вакыт...” сәнгать сәгате узды.

Югары профессионал дәрәҗәдәге әзерлек, чарланган уйнау осталыгы, драматургия һәм бүгенге чынбарлыкны яхшы белү — болар барсы да К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләренең үзгә яклары. Шуның өчен аларны халык үз итә һәм ярата. Театр үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүдә зур роль уйный, Татарстан Республикасының мәдәният дөньясында якты йолдыз булып янган һәм бүгенге көндә дә фидакарь эшләренә тугры калып, татар халкына армый-талмый хезмәт итә.

Көн дәвамында китапханәдә, сәнгать сөючеләрнең җәйге ялларын тагын да ямьләндереп, күңелләрен күтәреп, театр турында мәгълүмат, театр буенча виртуаль экскурсия, экраннан  “Чулпан”, “Назлы кияү” спектакльләре тәкъдим ителде.