Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Суда балык йөзәдер...”

Иртән кояш чыкканда да,
Кичен кояш батканда да.
Бөтен кеше рәхәтләнеп,
Яллар итеп ятканда да.
Су буенда балыкчы,
Кармак сала балыкчы!

26нчы июнь көнне “Яшьлегем чишмәләре” аралашу клубына йөрүче шәһәрдәшләребез Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә уздырылган чираттагы әдәби-музыкаль кичәгә җыелды. Кичә июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелүче балыкчылар  көненә багышлап, “Суда балык йөзәдер...” дигән баш астында узды. Бәйрәмебез күңелле җырлар, шигырьләр, кызыклы хикәяләр, мәзәкләр белән үрелеп барды. Балыкчы көне хөрмәтенә җыелган халыкны татар биюе бик сокландырды. Кызыклы уеннар да бик күп булды. “Алтын балык кемнеке?”, “Балыкчы серләре” уеннарында килгән кунакларыбыз үзләрен тапкырлыкка һәм җитезлеккә сынады.

Җыр-моңга бай кичәбездән аралашу клубына йөрүче шәһәрдәшләребез барлык кайгыларын, мәшәкатьләрен онытып, күңел ачып, яңа җырлар белән танышып, шулай ук элеккеләрен дә искә төшереп, рухи ял алып таралыштылар.