Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Чәчәкләрнең нигә кирәге бар”

“Мәрхәмәт” проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә “Шәфкатьлелек”тернәкләндерү үзәгенә юл алды. 8 китап авторы Анастасия Тимофеева иҗатына багышланган “Чәчәкләрнең нигә кирәге бар” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә язучының туган авылы турындагы шигыре белән башланып китте. Чәчәкләр темасын яктыртып, “Сүрәкә” җыр-бию ансамбле солистлары башкаруындагы җырлар белән үрелеп барган кичә, җылы, матур дулкында тирбәлде. “Кама таңнары” әдәби берләшмә язучысы Әлфия Сибгатуллина Анастасия Тимофеевага шигъри юллар белән изге теләкләр теләде. Никадәр талант һәм миһербанлылык сыйган әлеге ханымнарга, “Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә күңел көрлеге, яхшы кәеф, көләч йөз бүләк ителде. Әдәби очрашуыбыз Галина Сабирова башкаруында “Гомер бит ул бер генә” җыры белән тәмамланды.