“Матур булыйк барыбыз да”
И хатын-кыз - алиһә зат!
Килә серең чишәсе.
Кешелеккә җан өрүче
Син - тормышның чишмәсе!
Наил Касыймов
Хатын-кыз - җир фәрештәсе, җир бизәге, җирдәге мәңгелек табышмак. 19нчы июнь көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә иң назлы, иң шәфкатьле йөрәк иясе, хатын-кыз сылулыгына багышланган “Матур булыйк барыбыз да” дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырылды.
Бәйрәм башында “Матурлык һәрбер адымда” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, ир-ат иҗатында хатын-кызның чибәрлегенә дан җырланган шигырьләр гөлләмәсе тәкъдим ителде.
Кичәбезнең кунаклары Ләвисә Фаттахова, Гөлнара Гатауллина әдәби яңалыклар, “Матур, гүзәл, сихри” осталык сәгате уздырдылар.
Очрашу моңлы, җанлы җырлар, котлаулар бн аралаштырылып барды.