Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Ямьле Сабантуйлары..."

Сабантуй – искиткеч күңелле, шау-гөр килеп торган, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме ул. 14.06.2019 Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә милли бәйрәмебезгә багышланган “Ямьле Сабантуйлары...” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Укучыларга Сабантуй турында ачык микрофон, презентация, күңелле уеннар тәкъдим ителде. Алдан ук оештырылган китап күргәзмәсе кичәнең эчтәлеген тагын да баетты.