Центральная библиотека им. Г. Тукая

“Әхсән Фатхутдинов эзләре буйлап”

 

Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә “Әхсән Фәтхетдинов эзләре буйлап” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Татар рәссамы, сынчы, Татарстанның халык рәссаме, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Әхсән Сарыйм улының иҗаты уникаль һәм үзенә бер төрле. Әсәрләрендәге төп темаларның берсе – Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты.

Кичә барышында кунаклар рәссамның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, калдырган зур мирасы – Бөек Шагыйребез - Тукайга  агышланган серия, “Шүрәле” сериясе (50 дән артык эш), “Интеккәннәр” сериясе (20 дән артык эш), “Татар зираты” (44 эштән тора), “Ияләр” циклы (50 дән артык эшләрдән тора), бик күп пейзажлар, натюрмортлар, портретлар,  монументаль эшләр - турында сөйләнелде.