Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Йөрәк җылысын бүләк итеп"

 «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, Татарстан һәм Россия язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур, Эдуард Касыймов, Егор Уткин исемендәге абруйлы премияләр лауреаты Мансур Сафин белән «Йөрәк җылысын бүләк итеп» дип исемләнгән әдәби очрашу узды.

Мансур ага китап сөючеләргә үзенең тормыш юлын кыскача бәян итте, иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды, Г.Тукай исемендәге китапханәгә китапларын бүләк итте. Очрашуга килгән кунаклар аңа кызыксындырган сорауларын бирделәр, кичә “сорау-җавап”формасында, гади, эчкерсез әңгәмә рәвешендә барды.