Сабантуй бәйрәме

Бүген бездә Сабантуй
Эшләреңнең барын куй!
Тизрәк йөгер мәйданга
Бәйрәм башлана анда.

Сабан туе-халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәме.
Бүген, "Яшьлегем клубы"әгъзалары белән "Хезмәт туе" (Сабантуй бәйрәме) дип исемләнгән әдәби- музыкаль бәйге уздырдык. Алар белән иң яраткан, иң күңелле уеннар уйнап, җырлап- биеп рәхәтләнеп күңел ачтык. Әлеге матур хатирәләр йөрәк түрендә озак сакланыр дигән теләктә калабыз.