Китапханәгә сәяхәт

     Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә яңа китап укучыларны һәрвакыт шатланып каршы ала. Бүген Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте студентлары экскурсиягә килделәр.
      Шәһәребезнең үзәк китапханәсе күпләрне таң калдыра: заманча җиһазландырылган, газета-журналлар өчен үзенчәлекле киштәләре булган вакытлы матбугат һәм яшьләр өчен өстәл уеннары, бакчачылык, кул эшләре, аш-су басмалары тупланган киштәләре белән әдәби кафе һәр килгән кунакны үзенә җәлеп итә. Түшәмнән алып идәнгә кадәр зур тәрәзәле, якты, иркен, матур заллар китап укучыларга эшләргә, иҗат итәргә идеаль мөмкинлек тудыра.   
      Студентлар яңа китапларны күреп, кызыксынып, алга таба да китапханәбезгә юлны өзмәячәкләрен белдерделәр.

 

Карта массовых