Городская детская библиотека - филиал № 7

"Үткәннәргә сәяхәт"

«Кәләпүш мәктәбе» программасы  кысаларында,  шәһәребезнең  Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясендә «Үткәннәргә сәяхәт» дип исемләнгән Туган якны йөрәнү сәгате уздырылды. Балалар татар халкының гореф-гадәтләре, тарихы белән таныштылар, 44 нче  балалар бакчасы музееннан алып килгән киемнәр, эш кораллары, читек- чабаталар, аеруча, инде битләре таралып өлгергән коръән китабы укучылар күңелендә тирән эзләр, хәтирәләр калдырды дип ышанып әйтә алабыз.