Городская детская библиотека - филиал № 7

"Шигъри дөньяга җитәкләп кертә"

Шәһәребезнең “Мирас” балалар бакчасында, язучы Вәлиева Рәмзия апа белән очрашу чарасы уздырылды. Балаларны язучының китаплары белән таныштырылды, шигыръләре укылды, уеннар уйналды, ә нәни дусларыбыз үз чиратларында үзләре күчтәнәч әзерләгәннәр: җырлар җырладылар, бию биеп шигырь сөйләп очрашуны тагын да ямьләндереп җибәрделәр.