"Хуш киләсең, Нәүрүз!"
Кәләпүш мәктәбе кысаларында, Бакый Урманче исемендәге 2№ гимназиядә “Хуш киләсең Нәүрүз” дип аталган, уен- көлкеле, танып белү чарасы үткәрелде. Бәйрәм бик күңелле оештырылды, укучыларга “Нәүрүз” бәйрәменең тарихы, ничек уздырылуы турында мәгьлүмат бирелде. Кызыклы уеннар балалар куңелендә онытылмаслык хисләр уятты.