Городская детская библиотека - филиал № 7

"Керпенең шәһәргә сәяхәте"

Бакый  Урманче исемендәге 2 нче шэһәр гимназиясендә 7 нче балалар китапханәчеләре тарафыннан язучы Факил Сафинның тууына 65 ел тулу уңаеннан «Керпенең шәһәргә сәяхәте» исемле китабын сәнгатьле уку сәгате  узды. Әдипнең мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен иҗат ителгән әсәрләре нәниләрне төрле маҗараларга бай, тылсымлы әкият дөньясына алып керә. Укучылар кырмыска малае Кырмыч белән чикерткә малае Чикертмән арасында дуслык була аламы, Керпенең шәһәргә сәяхәте ничек тәмамлана, Болан кояшны ничек коткарган һәм башка мавыктыргыч та, гыйбрәтле дә булган хәлләр белән таныштылар. Ә «Керпенең шәһәргә сәяхәте» хикәясеннән өзекне рольләргә бүлеп укыдылар.