Городская детская библиотека - филиал № 7

Таныш булыгыз! Бездә яңа китап.

Буген бездә 44 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дуслар кунакта булдылар. Китапханәчеләр балаларны, «2017 нче ел китабы» конкурсында катнашучы, яна китаплар белән таныштырдылар. Кечкенә дусларыбыз әлеге китапларга кергән кызыклы шигырьләр, хикәялэрдән һәм әкиятләрдән өзекләр тыңладылар, мавыктыргыч табышмакларга жавап бирделәр. Ә соңыннан «Акыллы хәйлә» исемле татар халык әкияте курчаклар ярдәмендә  сәхнәлэштереп күрсәтелде. Яна китаплар белән таныштыру сәгате балаларга бик ошады.