Городская детская библиотека - филиал № 7

"Балачак иленә юл" А.Алишнең тууына 110 ел.

Бүген “Кәләпүш мәктәбе” кысаларында 2 гимназиясенең 2 нче В һәм Г сыйныф укучылары белән, Абдулла Алишның 110 еллыгына багышланган, “Алиш әкиятләре буенча сәяхәт” исемле чара уздырылды.

Сәяхәт барышында балалар А.Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, әсәрләр буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм пазллар төзеделәр.

Укучылар янына А.Алишның “Куян кызы” әкиятенең төп герое Куянкай килде һәм татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру максатыннан, “Тубәтәй” уены уйнатты.