Городская детская библиотека - филиал № 7

"Тукай безнең йөрәкләрдә"

Бүген безнең китапханәдә 83 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар кунакта булды. Балалар  биремнәр үтәделәр, сорауларга җаваплар бирделәр,шигырьләр сөйләделәр.Соңыннан зур кызыксыну белән Г.Тукайның китапларын һәм мултьфильм карадылар. Иң элек китапханәбез буенча экскурсия үткәрдек. Аннары балаларны  татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдык. Шагыйрьнең экиятләреннән, шигырьләреннән өзекләр укыдык.