Городская детская библиотека - филиал № 7

"Бердәм булыйк, телебезне саклап калыйк"

21 нче февраль «Халыкара туган тел көне» уңаеннан 2 нче гимназиянең 4 «В» сыйныф укучыларына «Бердәм булыйк, телебезне саклап калыйк» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Укучылар башта шушы бәйрәмнең килеп чыгышы турында мәгълүмат алдылар, ә аннары биремнәр аша туган телгә карата белемнәрен тикшерделәр. Алар башта туган телгә багышлап язылган шигырьләрне сәнгатьле итеп укыдылар, мәкаләләрнең азагын дөрес итеп әйттеләр һәм сорауларга җавап бирделәр. Йомгаклау өлешендә укучылар белән бергә Г.Тукайның «Туган тел» җырын җырладык.