Городская детская библиотека - филиал № 7

«Муса Җәлил-патриот шагыйрь»

15 нче февраль көнне әгәр исән булса, герой шагыйрь Муса Җәлилгә 112 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан 2 гимназиянең 3 “А” сыйныфында «Муса Җәлил-патриот шагыйрь»  дип исемләнгән  әдәби сәгать  узды. Балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы белән таныштылар, кылган батырлыгы турында мәглүмат алдылар. Авторның «Чишмә», «Сәгать», «Карак песи» шигырьләре ике телдә укып кителде. Шулай ук укучылар М. Җәлилгә багышланган музей турында видиоролик карадылар һәм аның шигырьләрен укыдылар.