Городская детская библиотека - филиал № 7

“Туган телем – иркә гөлем"

21 февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан, без китапханәчеләр 7нче һәм 60 нчы балалар бакчаларында уртанчы төркем  балалары белән “Туган телем – иркә гөлем"  дип аталган иртә уздырдык. Әлеге бәйрәм  иртәсе туган телгә багышланган  шигырь  юллары белән башланып  китте. Алга таба балаларның  белемнәрен  тикшерү максатыннан биремнәр уздырылды: табышмаклар  чишелде, укылган өзекләрнең  кайсы әкияттән булуы ачыкланды.  Балалар тарафыннан шигырьләр укылды. Бәйрәм иртәсе  татарча  мультфилм, һәм китапханәдән  алып килгән  китапларны карау белән  тәмамланды.  Нәни дусларыбыз  һәм тәрбияче апалары  канәгать булып калдылар.