Городская детская библиотека - филиал № 7

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгы турында бөтен илгә мәгълүм. Шагыйрьнең 110 ел тууына багышлап  7 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре 4 һәм 5 сыйныф укучылары өчен 6 нче мәктәптә «“Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”» дип исемләнгән шигырь сәгате уздырдылар. Укучыларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы белән таныштырдылар. Кичә аудио-видео презентациясе белән үрелеп барды. Балалар Муса Җәлилнең «Корак песи», «Кыңгырау» һәм башка шигырьләрен, ә китапханәчеләр «Моабит дәфтәренә» кергән шигырьләрне укып үттеләр. Ай  дәверендә башка мәктәп укучылары өчен дә кичә янәдән  уздырылачак.

9 нче февральдә 8 нче мәктәпнең актлар залында 2 «Б», 4 «А», 4 «Б» сыйныф укучылар өчен әлеге кичә яңадан үткәрелде.

Кичә азагында шагыйрьнең туган ягында төшерелгән видео-ролик күрсәтелде.

Чара «Укучының мәдәни көндәлеге» акциясенә нигезләнеп үткәрелә.