Городская детская библиотека - филиал № 7

"Борынгы язу тарихы"

24 май – Славян язуы һәм мәдәнияте көне.

Шул уңайдан «Борынгы язу тарихы» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Укучылар беренче язуның килеп чыгышы, борынгы язма истәлекләр (таш, балчык һәм агач китаплар, пергамент һәм кәгазь), славян язуының беренче тарихчысы, Россиядә беренче китап басучы Иван Федоров турынды белделәр, аларга славян әлифбасының ни өчен кириллица дип аталуын һәм һәр хәрефнең исеме һәм үз мәгънәсе барлыгын белү кызык иде. Укучылар кириллица хәрефләрен кызыксынып карадылар, аларны хәзерге алфавит хәрефләре белән чагыштырдылар, славян әлифбасының хәрефләре ничек яңгыраганын белделәр һәм бер хәреф белән бөтен сүзне әйтергә мөмкинлеген ачыкладылар.