Городская детская библиотека - филиал № 7

"Китаплар дөньясына сәяхәт"

20 нче октябрь көнне 1 нче гимназиядә 2 нче Б сыйныф укучылары өчен Клара Гариф кызы Булатова иҗаты буенча “Китаплар дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Укучылар башта презентация аша аның тормыш  юлы һәм иҗаты белән таныштылар, ә аннары Клара Булатованың шигырьләрен укыдылар. Хәзерге көндә дә ул Әлмәт районы Яңа Нәдер авылында иҗат итә. Укучылар өчен бик зур ачыш булып Клара Гариф кызы Булатова язып калдырган аудио язма иде. Ул анда балачактагы кызыклы истә калган  хәтирәләрен сөйли. Әдәби сәгать ахырында балалар яңа журналлар карадылар.