Городская детская библиотека - филиал № 7

"Ачылмаган серләр".

Балалар язучысы Роза Сәет кызы Хафизова 1929 елның 6 февралендә Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә туа. Роза Хафизова – үзенең әдәби иҗатын тулысынча диярлек балаларга багышлаган язучыларның берсе. 
Язучының бала чагы бик авыр елларга туры килә, ләкин ул язмыш сынауларына да нык булып алга атлавын дәвам итә. Шул уңайдан шәһәребезнең Бакый Урманче исемендәге «2 нче гимназия» укучылары өчен әдәби танышу сәгате узды. Чара барышында китапханәче балаларга язучының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Роза Хафизова балалар һәм яшүсмерләр өчен егермедән артык китап авторы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты. Шулай ук укучылар белән «Ак тәпи ник моңая?» әсәреннән өзекләр укылды. Роза апаның әсәрләре бүгенге көндә дә, балалар тарафыннан бик якын һәм яратып кабул ителә.