Городская детская библиотека - филиал № 7

"Рухи мирас энҗеләре"

Шәһәребезнең 2 нче гимназия укучылары өчен «Рухи мирас энҗеләре» иҗат сәгате узды. Чара барышында китапханәче укучыларны әлеге тема буенча китаплар белән таныштырды, тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү ясады һәм катнашучыларга әлеге программаның мөһим булуы турында сөйләде. Балалар татар милли мәдәниятенә хас булган кыйммәтләр, буыннан-буынга тапшырыла торган гореф-гадәтләр, сәнгать дөньясының бөек кешеләре һәм башка күп нәрсәләр турында белделәр.

Чара ахырында һәркем үзе өчен татар орнменты-тюльпан ясый алды. Катнашучылар орнаментларның төрләре, ясау техникасы белән таныштылар, төрле материалларны берләштерергә өйрәнделәр. Бу әйберне ясау өчен төсле фетр, фоамиран, шаблоннар, карандаш, клей, кайчы кирәк булды. Китапханәче орнаментларны куллану үзенчәлекләре, төрләре турында сөйләде.