Городская детская библиотека - филиал № 7

"Әкиятләрдән салат"

Әкиятләрне барлык балалар да ярата: тылсым һәм маҗаралар аларны яхшылыкка, гаделлеккә өйрәтә. Безнең китапханәгә йөрүче укучылар өчен  «Китап маҗаралары» проекты кысаларында «Әкиятләрдән салат» дип аталган әдәби уен узды. Китапханәче катнашучыларны искиткеч әкият дөньясына алып керде. Балалар конкурсларда бик теләп катнаштылар: табышмаклар, әкиятне дөрес әйтеп бир,  «Могҗизалар кыры», әкият текстларында яшеренгән геройларны таптылар. Тылсымлы кроссвордны чиштеләр һәм үзләре гадәти булмаган әкият уйлап яза алдылар. «Әкиятләр салаты» күңелле, дус компаниядә вакыт уздырырга теләгән һәркемгә ошады.